Поздравления С Новым Годом председателя общественной организации «Татарская национально-культурная автономия города Нижневартовска «Мирас (Наследие)»»

Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне 2021 ел белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә теләкләремнең иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйм. Киләчәгегез бәхетләргә уралсын, куңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләгез җылысы сүрелмәсен. Якыннарыгызның ихтирамын, җан җылысын тоеп, тигезлектә һәм саулыкта, озын-озак гомер итегез. Сабырлык, иман телим, тәүфиклы балалар тәрбияләп яшәргә-эшләргә язсын.
Без бергә булсак, бердәм булсак, алда торган бөтен кыенлыкларны җиңәбез. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын. Яңа еллар белән, хөрмәтле татарларым!

С уважением председатель ОО ТНКА г. Нижневартовска «Мирас (Наследие)»,

Член Национального Совета Всемирного Конгресса Татар

Р.Р. Мухаметзянов