Слова благодарности Рафаила Мухаметзянова

Хөрмәтле милләттәшләрем, ватандашларым, минем өчен тавыш биргән
шәһәрдә яшәүче халкым!
Яшәү гүзәллеге – кылган изге гамәлләрдә, кешеләр хәтерендә һәм күңелендә калган күркәм эшләрдә, ди халкыбыз. Кеше үз гомерендә бик күп мөһим карарлар кабул итә, хәлиткеч гамәлләр кыла, нәрсәләрдер үзгәртә, ә кайвакыт әйләнә-тирәдәгеләр тормышына зур йогынты ясый.
Миңа да Нижневартовск (Түбән Варта) шәһәрендә халкым өчен бик күп эшләр башкарырга туры килде. Һәм бүгенге шатлыгымны сезнең белән уртаклашам. Шәһәр Думасы карары буенча, шәһәрнең иң зур бүләгенә «За заслуги перед городом Нижневартовском» лаек булдым. Шәһәр үсүен дәвам итә, монда һәр кешенең өлеше бар. Без бергәләп максатларга бардык, бергәләп шәһәребез өчен хезмәт иттек. Минем һәм безнең белән булган һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә төрле халыклар, милләтләр белән тату булып тынычлыкта, бердәмлектә яшик. Мине хөрмәт иткән, эшемне күргән, тавыш биргән халкыма сәламәтлек, изгелек һәм һәр йортка тынычлык телим!

Рафаил Мухаметзянов